Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Февраль 2026  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728

Язмалар архивы

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Үзем турында

Кечкенәдән үк минем иң зур хыялым- укытучы булу иде. Моңа иң көчле йогынты ясаучы кеше – әнием булды. Бер яклап, аның һәрвакыт мәктәп тормышы белән кайнавы күңелемдә укытучы һөнәренә беренче орлыклар салса, икенче яклап, аның үзенә генә хас булган моңы минем кечкенә күңлемдә телгә мәхәббәт уятты.

1996 нчы елны Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлап туган мәктәбемә эшкә кайттым. Беррәттән ике игезәк нәниемне тәрбияләдем һәм БДПУ ның филология факультетында укыдым. 2004 нче елны кулыма татар теле һәм әдәбияты белгече дипломы алдым. Хәзер инде 17 нче ел балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә омтылам.

Мәктәп тормышында ирешкән уңышларымда тормыш иптәшемнең һәм улым Артурның, кызларым Арина белән Кәмиләнең дә өлешләре юк түгел. Алар минем таянычларым һәм киңәшчеләрем. Буш вакытларымны яшәеш үзәге – гаиләмә багышларга тырышам. Алар да үз чиратларында мине уңышлары белән шатландыралар, көч- дәрт өстиләр.

Гаиләмнән канәгатьлелек, илһам алып, һәр көн талпынып, зур өметләр баглап, мәктәбемә ашкынам. Анда мине яраткан эшем, укучыларым көтә...