“Ел укытучысы – 2017” бәйгесе

Күптән түгел районда “Ел укытучысы – 2017” бәйгесе узды. Бу конкурста «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Ел укытучысы – 2017” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Һөнәри конкурслар – педагогларның үзара ярышы гына түгел, ә һөнәри осталыкка ирешү чарасы да. Алар укытучының фән-методология, дидактика, психология, педагогика һ.б. өлкәләрдәге компетентлылык дәрәҗәсен, иҗади потенциалын, тикшеренү күнекмәләрен үстерүгә этәргеч ясый, яңа педагогик технологияләрне нәтиҗәле куллана белергә, белем бирү процессы белән идарә итәргә, үз тәҗрибәңне трансляцияләргә өйрәтә.
|