Категории раздела

Керү формасы

Эзләү

Статистика


Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
Главная » Статьи » Мои статьи

КВН «Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар»

КВН

«Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар»

(9Б, 9В)

Максат: 1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне ныгыту.

 2. Газиз туган телебезгә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү.

 3. Г.Тукай, М.Җәлил һәм башка татар язучылары турындагы белемнәрен    

     ачыклау, тулыландыру.

 4. Сәнгатьле уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, иҗади фикерләү  

     сәләтен үстерү.

 5. Укучыларда уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: Язучыларның портретлары, слайдлар,  китап күргәзмәсе.

  1. Алып баручы

    Хәерле көн, кадерле укучылар!

    Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар!

    Әби-бабай гадәтләре белән

    «Хәерле», дип башлыйк эшләрне.

    Хәерле иртә, хәерле көн телик,

    «Хәерле», дип башлыйк бәйгене.

    Бүгенге интеллектуаль бәйгедә 9Б һәм 9В сыйныфы укучылары көч сынашачак.

  2. Сәламләү. (Жюри әгъзалары баллар куя башлый)

    «Тукай оныклары»

    «Исәнмесез,» - диеп башлыйк әле

    Очрашу бит шулай башлана.

    Сезнең белән очрашуга, дуслар,

    Күңелебез шундый шатлана.

    Девиз. Иң татлы тел – туган тел,

      Анам сөйләп торган тел.

    «Яшь Җәлилчеләр»

    Исәнмесез, дуслар,

    Менә без дә биредә.

    Сынашырга дуслар белән

    Чыгабыз без бәйгегә.

 

Девиз. Татар теле – бөек тел ул,

  Татар теле илаһи.

  Күпне белгән белән генә түгел,

  Үз телен белгән даһи.

  1. «Тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашабыз»

  2. Нәрсә өстән аска таба үсә? (боз сөңгесе)

  3. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)

  4. «Казан»да икәү, «Мәскәү»дә берәү дә юк. (а)

  5. Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)

  6. Бушка килә, акчага китә. (чир)

  7. Ике көн рәттән яңгыр явамы?

  8. Нинди савыттан эчеп булмый? (буш)

  9. Бер секунд эчендә бөтен җир шарын әйләнеп чыга. (уй-фикер)

  10. Ул минем әтиемнең улы, үзе миңа туган түгел. (кеше үзе)

  11. Урман белән тау арасында нәрсә бар? (белән)

  12. «Быелгы юбилярлар» (Тактада язучыларның портретлары)

    Исемнәрен искә төшереп үтик.

    Габдулла Тукай

    Муса Җәлил

    Һади Такташ

    Хәсән Туфан

    Галимҗан Ибраһимов

    Илдар Юзеев

    Кайсы язучыларның быел юбилейлары билгеләп үтелә, тууларына ничә ел?

    Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ портретлары аерып алына.

    Бүгенге бәйгедә  без аларның тормышына, иҗатына бәйле сорауларга җаваплар бирербез, белгәннәрне искә төшерербез, тулыландырырбыз. Шулай ук Х.Туфан, Г.Ибраһимов, И.Юзеевлар иҗаты буенча да биремнәр булыр.

  13. «Язучыны таны» (Берәм-берәм өзекләр укыла, укучылар язучыны танырга тиеш)

  14. Аның иҗаты татар халкының йөз аклыгы. Ләкин аңа иҗат итү өчен 7-8 ел гына вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә 4 томлык әсәрләр иҗат итә. Ул әсәрләр җир шарының бик күп телләренә тәрҗемә ителгән. (Г.Тукай)

  15. (Ул үзен дә) Ул 1901 елда Тамбов губернасы Сыркыды авылында туа. Пешлә мәдрәсәсендә укый. Ачлык елларда Урта Азиягә китеп, малай гына булса да, эшләп үз тамагын үзе туйдыра. 1922 елда Казанга килә. 30 яшендә үлә. Аның шигырьләрен без бик яратып укыйбыз. (Һ.Такташ)

  16. Ул үзен дә, иҗатын да фашизм белән көрәшкә багышлый. Сугышта ул «Отвага» газетасында эшли. (М.Җәлил)

  17. 1887 елда Авыргазы районының Солтанморат авылында туа. Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укый. 1909 елда Казанга килә, иҗат эшенә чума. Бик күп күренекле әсәрләр иҗат итә. Репрессиягә эләгә. 1938 елда Казанда Пләтән төрмәсендә үлә. Казандагы тел һәм әдәбиятинституты аның исемен йөртә. (Г.Ибраһимов)

  18. Яңавыл районында туа. Казанда белем ала. Унсигез яшьлек студент «Таныш моңнар» поэмасын язып тәнкыйтьчеләрне дә шаккатыра. «Мәтрүшкәләр» җырының сүзләрен язучы, бик күп поэмалар, пьесалар авторы. (И.Юзеев)

  19. Бик авыр, катлаулы тормыш юлы үтә. Һ.Такташ белән яшь чакта аерылмас дуслар булалар. «Агыла да болык агыла», «Киек казлар», «Әйткән идең» һ.б. биккүп җырлар авторы. 1940 елдан 1956 елга кадәр гомерен «халык дошманы» булып лагерь, төрмәләрдә үткәрә. Көчле рухлы шагыйрь яңадан бик күп шигырьләр иҗат итә. Чәчәкләрне һәм балаларны тиң күреп ярата. (Х.Туфан)

  20. «Геройны таны» (Әсәрләрдән геройларны команда әгъзалары инсценировка-лап күрсәтәләр)

    «Тукай оныклары»

  21. «Хуш, Караборын, без синең белән тагын тиз күрешмәбез инде. Ибрайны яхшы тыңла, ул синең Әйдүгең булыр. Аны мине яраткан кебек ярат».

    (Әйдүк. Һ.Такташ «Караборынның дусты»)

  22. –Әткәй, әткәй, әйдә тизрәк, бия колынлаган,-дип акырам Гаҗәп яратам мин шул әткәйне!Ул әз генә дә ачуланмады, минем сүзне ишетү белән, урыныннан торды да коймага эленгән нуктаны алды.

    (Закир. Г.Ибраһимов «Алмачуар»)

  23. «Менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез, анда әниең каршы чыгып көтеп тора торгандыр. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың.»

    (Сәгъди абзый. Г.Тукай «Исемдә калганнар»)

    «Яшь Җәлилчеләр»

  24. «Килмә, дидем, башка минем янга,

    Узма, дидем, безнең урамнан,

    Син уйнасаң сузып гармуныңны,

    Моңлы күнел белән уянам.

    Эштән кайткан чакта, бар авылны

    Дәртләндереп җырлап узасың,

    Шул җырларың,

    Шул моңнарың белән

    Йөрәк тынычлыгын бозасың.»     (Резидә. И.Юзеев «Таныш моңнар»)

  25. Бушатыр да идем билбавыңны,

    Мин каенда андый кул бармы?

    Бөгелер идем, буем каты минем,

    Үтәр хәл юк синең киңәшне.       (Каен. Х.Туфан «Ак каен»)

     

  26. Өч баламны, очар кош итеп,

    Мин очырдым иркен далага,

    Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,

    Сагыш белән кипкән анага:

    Кайда йөри минем улларым?

    Ана күңеле тели белергә:

    Кая илтә язмыш юлларын,

    Җиңүгәме әллә үлемгә.     (Ана. М.Җәлил «Ана бәйрәме»)

     

  27. «Син беләсеңме?» (блиц-турнир, тест сорауларына командалар чиратлап җавап бирә, комьютерда)

  28. Г.Тукайның туган елы.

    а) 1786                                              б) 1886                                  в) 1891

  29. Тукай туган авыл?

    а) Кушлавыч                                    б) Өчиле                               в) Кырлай

  30. Әти-әнисенең исеме?

    а) Мәмдүдә – Гайнулла  

    б) Мәмдүдә – Мөхәммәтгариф

    в) Бибинур – Хәбибрахман

  31. Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме?

    а) «Исемдә калганнар»               б) «Хәтирәләр»                  в) «Балачак»

  32. Бу шигырьләрнең барсын да Г.Тукай язганмы?

    а) «Җир йокысы»                          б) «Мәктәп»                         в) «Үтеп барышлый»

  33. Г.Тукайны кечкенә чагында кем дип атаганнар?

    а) Шүрәле                                        б) Апуш                                в) Шәкерт

  34. Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле?

    а) Мөхәммәтвәли                          б) Сәгъди                             в) Зиннәтулла

  35. Г.Тукай беренче тапкыр кайсы авылда укырга бара?

    А) Казанда                                       б) Кырлайда                                   в) Өчиледә

  36. Пар ат белән Тукай кайсы шәһәргә китә?

    а) Казанга                                        б) Җаекка                             в) Мәскәүгә

  37. Уфада Г.Тукай кем белән очраша?

    а) М. Кәрим                                   б) Ш.Бабич                          в) М.Гафури

  38. Муса Җәлилнең туган елы?

    а) 1900                                            б) 1906                                  в) 1896

     

  39. М.Җәлилнең туган авылы?

    а) Мостафа                                    б) Каргалы                           в) Сыркыды

  40. М.Җәлил кайсы мәдрәсәдә укый?

    а) «Галия»                                     б) «Мөхәммәдия»              в) «Хөсәения»

  41. М.Җәлил кайсы фронтта хәрби корреспондент була?

    а) 3нче Украина                            б) Волхов                             в) 1нче Белоруссия

  42. Ничәнче елда әсирлеккә эләгә?

    а) 1943                                            б) 1941                                  в) 1942

  43. Ничәнче елда фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә?

    а) 1945                                            б) 1944                                  в)1943

  44. М.Җәлил белән бергә тагын ничә татар кешесе үтерелә?

    а) 11                                                 б) 15                                      в) 10

  45. Әсирлектә язган шигырьләре сугыштан соң нинди җыентык булып чыкты?

    а) «Сугыш юллары»                    б) «Маобит дәфтәре»                  в) «Әсирлектә»

  46. М.Җәлил өчен тоткынлыкта иң авыры?

    а) Төрмә кыенлыклары             

    б) Туган илне сагыну                  

    в) Үзен туган илдә хыянәтче дип уйлаулары

  47. М.Җәлил иҗатында төп тема?

    а) Мәхәббәт          

    б) Табигать

    в) Туган илгә сөю, дошманга нәфрәт

  48. Сайлап ал!» (Язылган списоктан Г.Тукай һәм М.Җәлил шигырьләрен сайлап алырга. музыка)

  49. < >< >< >< >< >< >

    «Ак чәчәкләр»18. «Туган җиремә»

  50. «Кызыл ромашка»19. «Кичер, илем»

  51. «Бер үгет»20.»Эшкә өндәү»

  52. «Пар ат»21. «Китап»

  53. «Туган авыл»22. «Соңгы үпкә»

     

  54. Шигырь укучылар конкурсы. Һәр командадан 1 укучы яттан шигырь сөйли.

    «Тукай оныклары» - «Шүрәле» С.Ильнар

    «Яшь Җәлилчеләр» - «Вәхшәт» Д.Зарина

  55. «Шигырьләрнең сүзләрен урыннарына куй»

    «Тукай оныклары»         «Җырларым» М.Җәлил

    Тойгыларым, бөтен, минем, сездә,

    Минем, керсез, сездә, яшьләрем.

    Үлсәгез, мин, сез, онтылырмын, дә,

    Яшәрмен, яшәрсез, дә, мин.

    Дөрес вариант

    Сездә минем бөтен тойгыларым,

    Сездә минем керсез яшьләрем.

    Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын,

    Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

    «Яш. Җәлилчеләр»        «Туган авыл» Г.Тукай

    Салынгандыр, башына, тау, авыл, безнең.

    Чишмә, бер, якын, авылга, ул, безнең, бар.

    Тәмен, суы, беләм, ямен, авылыбызның,

    Шуңа, җаным-тәнем, белән, күрә, сөям.

     Дөрес вариант

    Тау башына салынгандыр безнең авыл.

    Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

    Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

    Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

     

  56. Капитаннар ярышы.

    «Әйтем-сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге»

    «Тукай оныклары»

    Мин мәкальне әйтә башлыйм,

    Ә сез дәвам итегез.

    Һәр мәкальдән сабак алып,

    Күнелдә беркетегез.

    Ни чәчсәң –

    Эш беткәч –

    Үзеңне үзең мактама –

    Изгелек эшләсәң - 

    Һөнәрле үлмәс,

    Аннан-моннан эшләсәң,

    «Яшь Җәлилчеләр»

    Мәкаль башлыйм, син төгәллә,

    Әгәр тапсаң сүзләрен

    Ә сез, дуслар, кемнәр тапкыр,

    Күрсәтсеннәр үзләрен.

    Кем эшләми –

    Белем алу –

    Сөйдергән дә тел –

    Җиде кат үлчә –

    Хезмәте барның

    Тырышлык бәхет китерер,

  57. < >

    Туган җир һәм туган тел – безгә шушы дөньяга аваз салган чагыбызда ук бирелә торган байлык ул.

    Үз телен, илен яраткан кеше – рухи яктан бай кеше. Бүген сез тагын да күркәмрәк, гүзәлрәк кешеләр булып чыгасыз бу дәрестән, мин шүңа ышанам. Чөнки сез, Нәкый Исәнбәт сүзләре белән әйтсәк, «тел дигән дарьядан» бүген дә булдыра алган хәтле «энҗе – мәрҗәннәр» тоттыгыз.

    Татар теле – минең туган телем,

    Доньядагы иң-иң камил тел.

    Тукай теле, Такташ, Җәлил теле

    Күңел бакчамдагы гүзәл тел.

 

КВН.pptx

 

Категория: Мои статьи | Добавил: gimnaz-gats (07.02.2017)
Просмотров: 836 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar