Категории раздела

Керү формасы

Эзләү

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » Мои статьи

Тамчы-шоу

Тамчы-шоу

(10 нчы сыйныф өчен

татар теле һәм әдәбияты буенча интеллектуаль уен )

Максат:

  1. 10 нчы сыйныф укучыларының татар теле, әдәбият буенча белемнәрен тикшерү, иҗади сәләтләрен үстерү.

  2. Туган телгә, туган җиргә, аның күренекле язучыларына карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

     

    Җиһазлау: слайдлар.

     

  3. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Бүген без сезне «Тамчы – шоу» карарга чакырдык. Ни өчен тамчы соң дисәгез, татар халкында шундый әйтем бар: «Тамчыдан күл җыела» яки «Тамчы тама-тама ташны тишә», диләр. Сез дә, укучылар, белемне шулай берәмтекләп, тамчылап җыясыз да гыйлемле кешегә әйләнәсез. Бүгенге бәйгедә сез үзегезнең нәрсәгә сәләтле икәнегезне күрсәтерсез.

    Безнең бүгенге бәйгебез татар теленә, үзебезнең туган төбәгебезгә, тарихыбызга шушы җирдән чыккан күренекле язучылар иҗатына багышлана.

    Тел дигән дәрья бар,

    Дәрья төбендә мәрҗән бар,

    Белгәннәр чумып алыр,

    Белмәгәннәр коры калыр.(Н.Исәнбәт)

    Әйдәгез, шул тел дигән дәрьяның хәзинәләрен барлыйк, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк.

     

  4. Ә хәзер командалар бәлән танышып китик.

    «Өмет» һәм «Ышаныч» командалары катнаша.

    Капитаннар команданың исеме, девизы белән таныштыра.

             «Өмет»  командасы.

    Девиз:

    Иң татлы тел – туган тел,

    Анаң сөйләп торган тел.

     

    «Ышаныч» командасы.

    Девиз:

    Иле барның теле бар,

    Теле барның иле бар.

     

    Һәр катнашучы кыскача үзе турында сөйли.

     

  5. 1 турны башлыйбыз. Викторина.

  6. < >лшәй районы ничәнче елда төзелә? (1935)

    Хәзерге вакытта безнең районда күпме халык яши? (48мең)

  7. Безнең гимназия ничәнче елда ачыла. (1989)

  8. Гимназиядә ничә укытучы эшли?

  9. Безнең ата-бабаларыбыз кемнәр?

  10. 6 гасырда ук алар кабиләләр булып кайда яшәгәнннәр?

  11. Берләшеп, нинди дәүләт төзегәннәр?

  12. Болгар чорыннан безнең көннәргә килеп җиткән поэманың исеме ничек, авторы кем? («Йосыф кыйссасы» Кол Гали»)

  13. Ислам динен болгарлар ничәнче елда кабул итә? (922)

  14. Җир шарында күпме кеше татар телендә аралаша?(7млн)

     

  15. 2 тур. «Игътибарлылык»

    Экранда рәсемнәр.

  16. Казандагы кол Шәриф мәчете.

  17. Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле.

  18. Уфадагы Дуслык монументы.

  19. Уфадагы Ләлә – Тюльпан мәчете.

  20. Уфадагы Башкорт драма театры.

    (Командалар чиратлап җавап бирәләр.

    Мәсәлән. 1 рәсемдә нәрсә күрсәтелде? 4 рәсемдә нәрсә күрсәтелде?

     

  21. 3 тур. «Портретыннан таны»

    Язучыларның портретлары күрсәтелә.

    Мостай Кәрим (тууына 90 ел); Дәрдемәнд (тууына 150 ел);

    Әмирхан Еники (тууына 100); Галимҗан Ибраһимов;

    Фатих Кәрим; Шамиль Анак.

    (Командалар чиратлап язучыларны исемнәрен әйтәләр, алар турында 1-2генә җөмлә  б-н сөйлиләр)

  22. 4 тур. «Исеңә төшер»

    (Бирелгән өзекләр буенча әсәрнең исемен, авторын искә төшерергә)

  23. «Малайның вакыт-вакыт мөгез турында бик сөйлисе килеп китсә дә, вәгъдәсен бозмаган. Сөйлисе килгән саен, әлеге шул кырдан кисеп алган көпшәсен «гү-гү» өрергә тотына икән.(Ә-Еники «Курай»)

  24. «Шәп маллар аякланып туа, диләр.Ахрысы, бу сүз дөрестер. Без барып җиткәндә, колын үзенең әле бик ныгып бетә алмаган аяклары белән саклана-саклана басып йөри башлаган иде инде.» (Г.Ибрахимов «Алмачуар»)

  25. «Төнле белән олы юлды немец бомбага тоткан вакытта баласын югалтып, соңыннан аны эзләп-эзләп тә таба алмаган ананың шушы минуттагы хәлен аңлатып бирү мөмкин булмас иде.»(А.Еники «Бала»)

  26. «Икмәкне басып ашарга ярамый,-дип аңлатты миңа Әсгать.-Басып ашасаң тукландырмай ул. Әгәр бер валчыгын җиргә төшерсәң, гөнаһ була.» (М.Кәрим «Озын-озак балачак»)

  27. «Агышың, и агымсу, туп-тулы зар, синең ни хәсрәтең, ни моңнарың бар?» (Дәрдемәнд)

  28. «Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым.»

    (Г.Ибрахимов «Алмачуар»)

     

  29. 5 тур. Өй эше «Матурлык» Ә.Еники.

  30. Шәкертләрнең туган авылының исеме. (Чуар-күл)

  31. Ярлы шәкертнең исеме. (Бәдретдин)

  32. Бәдретдин әнисе җибәргән майны ничек ашый. (Без белән чәнчеп)

  33. Шәкертләрне Бәдретдиннең әнисе нәрсә белән сыйлый? (Йомырка тәбәсе)

  34. Бәдретдин әнисе өчен нинди көй уйный? («Салкын чишмә»)

  35. Скрипканы Бәдретдингә кем ясаган? (Үзе)

     

  36. 6 тур. «Сәнгатьле уку» (1әр укучы катнаша)

  37. Исемдә алтын сукмакка

    Тәү аяк баскан көнем

    Тәү башлап мәктәп ишеген

    Үрелеп ачкан көнем

    Син, укытучым, шундый назлап,

    Карадың күзләремә.

    Сүнмәслек зур дәртләр салдың

    Бәләкәч йөрәгемә.

     

  38. Җир шарының картасына

    Карасаң яхшы гына,-

    Башкортстан шул картада

    Бер яфрак чаклы гына.

    Әйе, яфрак , ак каенның

    Бер яфрагы нибары.

    Ә каены – бөек Россия –

    Шундый яшел, югары.

    - Бу өзекләр кайсы авторның шигырьләреннән?

     

  39. 7 тур. «Капитаннар ярышы».

    (капитаннарга ятларга 14 мәкаль бирелә. Шулар арасыннан һәр капитанга 7 мәкальнең башы әйтелә, ул дәвам итә)

  40. Алтыда белгән ана телең (алтмышта да онытылмас)

  41. Бер телдә ун хикмәт, (ун телдә йөз хикмәт)

  42. Теллеләр халык булып дөньяга чыккан,

    (телсезләр балык булып дәрьяда калган)

  43. Туган телне кадерләгән халык (кадерле була)

  44. Алтын-көмеш яуган җирдән (туган-үскән ил артык)

  45. Дусыннан аерылган җиде ел елар,

    (иленнән аерылган гомер буе елар)

  46. Иленнән аерылган, (канаты каерылган)

  47. Туган илнең кадерен (читтә йөрсәң белерсең)

  48. Үз халкын сөймәгән (башка халыкны да сөймәс)

  49. Чит җирдә солтан булганчы, (үз илендә олтан бул)

  50. Укыдым дип әйтмә, (аңладым дип әйт)

  51. Мәкаль җыймыйм, (акыл җыям)

  52. Бүләк зур булмас, (укыган кеше хур булмас)

  53. Яшьлектә белгән-ташка язган, (картайгач белгән-бозга язган)

     

  54. Нәтиҗә. Сүз жюри әгъзаларына.

  55. Хор белән шигырь юлларын уку. Йомгаклау.

    Туган телдә җырлый чишмә,

    Туган телдә шаулый таллар,

    Туган телдә дәшсәм генә,

    Туган җирем мине аңлар…

Тамчы-шоу.pptx

 

Категория: Мои статьи | Добавил: gimnaz-gats (07.02.2017)
Просмотров: 763 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar