Категории раздела

Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Февраль 2017  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728

Язмалар архивы

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2017 » Февраль » 07 » Яңа гасыр безгә нәрсә алып килә?
22:25
Яңа гасыр безгә нәрсә алып килә?

Карап торам менә тәрәз аша,

Шау - гөр килгән бала – чагага.

Уем белән үзем әллә кайда,

Кереп китәм яңа гасырга.

Яңа гасыр ниләр алып килер?

Матур  туннар, матур күлмәкләр,

Гөрләп торыр яңа машиналар,

Икмәк белән тулы табыннар.

Дошманнар да бетәр бу гасырда,

Кан коюлар булмас дөньяда.

Ата  - улны, инә  - кызны белми дигән,

Уйлар йөрмәс безнең башларда.

Бәхет өчен бик күп кирәкми бит,

Тамчы гына булсын рәхәте...

Яңа гасыр миңа шуны бирсә,

Мин бит аңа мең-мең рәхмәтле!

                      Хәкимова Регина

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 135 | Добавил: gimnaz-gats | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar