Календарь
| « Февраль 2026 » |
| Пн |
Вт |
Ср |
Чт |
Пт |
Сб |
Вс |
| | | | | | | 1 | | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
Статистика
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0
|
Главная » Шигырьләр
Иң кыен дәрес
Белмим ул кадәресен.
Кемгә физикадыр бәлки,
Миңа җыр дәресе.
Ник дисезме? Жырлый белмим,
Көе чыкмай көйләсәм.
Колагыңа аю баскан
Дип үрти мине Ләйсән.
Сираев Ильгиз
|
И изге мәктәбем минем!
Синдә алам мин белем,
Синдә укырга өйрәндем,
Син минем киләчәгем.
И якты мәктәбем минем!
Мин инде хәзер белдем:
Икәү бергә булганда
Җиңәләм мин барсында.
Гаделшин Илнар
|
Матур мәктәбебез безнең
Ямьле бакчабыз.
Анда көн дә ашкынабыз,
Белем алып кайтабыз.
Тәнәфес вакытында
Балалар котырыша.
Кыңгырау шалтыраса,
Укытучы өйгә ашкына.
Сәлмәнов Рузил
|
Сез, укытучылар,
Бик әйбәт кешеләр.
Безгә белем бирәсез.
Аңлатырга телисез.
Сез безне өйрәттегез
Укырга һәм язарга.
Сез безне өндәдегез
Яхшы юлдан барырга.
Султанов Руслан
|
Салкын кыш килә,
Суык җил өрә.
Ап-ак кар ява,
Җирләр тазара.
Сафина Румия
|
Әй, ява, ява, ява,
Матур ап-ак кар ява.
Алар әйләнә уйный,
Җирне ап-ак шәл каплый.
Сафина Румия
|
Кыш килә ялындырып,
Бүләген сагындырып.
Карлары көмеш кебек,
Җилләре батыр кебек.
Чиста һава урамда
Мине яраткандай була.
Сафина Румия
|
Мин дәрестә шигырь язам
Мин язам, уйлап язам.
Аннан мин шигырьләрне
Ләйлә апага бирәм.
Укытыучы апа тикшереп,
Яңа жетон бирәчәк.
Миңа шул жетоннарга
Бүләкләр эләгәчәк.
Каримов Айнур
|
Без укыйбыз, без язабыз
Икеле дә алабыз.
Кайсыбердә бишлене дә
Эләктереп куябыз.
Дүртлегә көчебез җитми,
Тартып, сузып алабыз.
Өчлегә ис тә китми,
Аны көндә алабыз.
Каримов Айнур
|
Кояш балкый күк йөзендә,
8 нче Март бүген!
Әни дә бит кояш кебек
Яктырта өйнең түрен!
Габдрахимова Лилия
| |
|
 |