Категории раздела

Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Февраль 2026  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728

Язмалар архивы

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Шигырьләр

Тәшеп киттеме биергә,

Орчыктай бөтерелә,

Ак чәчкәдәй ап-ак карлар,

Артыннан өерелә.

 

Кет-кет көлеп читтән генә,

Карап тора  Кыш бабай.

Минем кызым -  Карсылуым,

Оста бии, ди, шулай.

 

Чыршы әйләнәсендә бии,

Тиен, бүре, куяннар.

Карсылуга ияргәннәр,

Кыйланчык клоуннар.

              Сафина Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 157 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Карап торам менә тәрәз аша,

Шау - гөр килгән бала – чагага.

Уем белән үзем әллә кайда,

Кереп китәм яңа гасырга.

Яңа гасыр ниләр алып килер?

Матур  туннар, матур күлмәкләр,

Гөрләп торыр яңа машиналар,

Икмәк белән тулы табыннар.

Дошманнар да бетәр бу гасырда,

Кан коюлар булмас дөньяда.

Ата  - улны, инә  - кызны белми дигән,

Уйлар йөрмәс безнең башларда.

Бәхет өчен бик күп кирәкми бит,

Тамчы гына булсын рәхәте...

Яңа гасыр миңа шуны бирсә,

Мин бит аңа мең-мең рәхмәтле!

                      Хәкимова Регина

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 135 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Урман эченә кергәч,

Матур чәчәкләр күрәм.

Якты кояш нурында,

Җиләкләр кызып пешкән.

                         Хәкимова Регина

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 103 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Песи, песи, песикәем,

Минем якын дускаем!

Синең белән генә мин,

Бөтен эшне эшләдем.

 

Көн дә иртән иртүк торып,

Сиңа ашарга салам.

Мәктәпкә китер алдыннан,

Синең белән саубуллашам...

                       Хәкимова Регина

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 114 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Туган ягым!

Туып үскән җирем-

Иксез-чиксез болыннар,

Калын-калын урманнар,

Челтерәп аккан чишмәләр,

Тирән сулы елгалар.

Биек-биек тауларың,

Сихри моңлы күлләрең,

Зифа буйлы кызларың,

Уңган куллы улларың...

Матурлыкка, гүзәллеккә

Бай минем туган ягым!

                    Гәбдрәхимова Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 139 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

« 1 2 3