Категории раздела

Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Февраль 2026  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728

Язмалар архивы

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Шигырьләр

Мин мәчемне яратам,

Яратам җырларын да,

Биюве дә начар түгел

Кулыңда азык булса.

Уйный һәм йөгерә,

Оста тычканнар тота.

Бер тычканны тотып алса,

Уйнатырга ярата.

                         Габдрахимова Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 127 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Туган илем,

Туган җирем!

Мәңгегә бетмәс җырым!

Моңлы җыр булып күңелдә,

Мәңгегә торып калдың...

И,  газиз, туган ягым!

            Габдрахимова Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 144 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Миләш утыртты

Өй артына Миләүшә.

Кыш җиткәч ул миләшләрне

Кошчыкларга өләшә.

                                                  Ахунова Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 130 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Песи, песи, песикәй,

Үзе матур бәләкәй.

Күзләренә карап торсаң,

Уйныйсы килә башлый.

Сөтне көндә эчерәм,

Матур күлмәк кидерәм.

Эчкән саен үсә бара, йөзләре бик үзгәрә.

                            Ахунова Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 145 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Бу көннәргә кадәрле мин

Яшәдем бер кайгысыз.

Көзнең бер суык җилендә

Очтым, сизми калдыгыз.

 

Мин сәлам дә әйтәлмәдем,

Суык җил бик тиз иде.

Мин көчле булалмасам да,

Җил мине җәлләмәде.

 

Җир шары буйлап очтым мин,

Бик күп чакрымнар үттем.

Лүкин аерылган яфрак,

Мин генә түгел идем.

                 Хакимов Рудик

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 90 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Һәрбер кеше белә аны,

Иң матур безнең мәктәп!

Читтән килгән кешеләр дә

Гел сөйли аны мактап!

 

Мактамаслыкмени аны

Чәчәк кебек ул бетеп.

Унберне бетеп чыкканнар

Онытмый аны, китеп.

 

Яратам мин мәктәбемне,

Үземнеҗ өем итеп.

Аны һәрбер бала-чага

Яратадыр нык итеп.

         Хакимов Рудик

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 117 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Кыш килә, кар ява.

Ябалак кар ява.

Ул тауны, агачларны,

Кырларны, урманнарны

Ап-ак төскә киендерә,

Җир шарын ямьлендерә.

                     Латыпова Миляуша

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 118 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Кыш бабай, Кыш бабай,

Нигә синдә ак сакал?

Әллә безгә килгәндә,

Салкын тиде үзеңә.

               Латыпова Миляуша

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 117 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Салкын кыш килде,

Агачларга бәс кунды.

Елгаларны боз каплап,

Елның салкыны килде.

Салкын җилләр исә,

Буран котыра,

Ә минем энем

өйдә утыра.

                  Латыпова Миляуша

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 116 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Без барабыз урманга,

Җиләк – җимеш җыярга.

Агачтагы яфракларга

Сокланып бер карарга.

Җәйге урман шундый матур,

Сайрый анда сандугач...

Чишмә суы челтерәп ага,

Тирә-як чиста булгач.

                   Сафина Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 144 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

« 1 2 3 »