Категории раздела

Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Февраль 2017  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728

Язмалар архивы

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2017 » Февраль » 07

Иң кыен дәрес

Белмим ул кадәресен.

Кемгә физикадыр бәлки,

Миңа  җыр дәресе.

 Ник дисезме? Жырлый белмим,

Көе чыкмай көйләсәм.

Колагыңа аю баскан

Дип үрти мине Ләйсән.

                      Сираев Ильгиз

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 326 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

И изге мәктәбем минем!

Синдә алам мин белем,

Синдә укырга өйрәндем,

Син минем киләчәгем.

 

И якты мәктәбем  минем!

Мин инде хәзер белдем:

Икәү бергә булганда

Җиңәләм мин барсында.

                  Гаделшин Илнар

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 335 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Матур мәктәбебез безнең

Ямьле бакчабыз.

Анда көн дә ашкынабыз,

Белем алып кайтабыз.

Тәнәфес вакытында

Балалар котырыша.

Кыңгырау шалтыраса,

Укытучы өйгә ашкына.

                     Сәлмәнов Рузил

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 141 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Сез, укытучылар,

Бик әйбәт кешеләр.

Безгә белем бирәсез.

Аңлатырга телисез.

Сез безне өйрәттегез

Укырга һәм язарга.

Сез безне өндәдегез

Яхшы юлдан барырга.

                   Султанов Руслан

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 122 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Салкын кыш килә,

Суык җил өрә.

Ап-ак кар ява,

Җирләр тазара.

                   Сафина Румия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 137 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Әй, ява, ява, ява,

Матур ап-ак кар ява.

Алар әйләнә уйный,

Җирне ап-ак шәл каплый.

                            Сафина Румия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 136 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Кыш килә ялындырып,

Бүләген сагындырып.

Карлары көмеш кебек,

Җилләре  батыр кебек.

Чиста һава урамда

Мине яраткандай була.

                   Сафина Румия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 126 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Мин дәрестә шигырь язам

Мин язам, уйлап язам.

Аннан мин шигырьләрне

Ләйлә апага бирәм.

Укытыучы апа тикшереп,

Яңа жетон бирәчәк.

Миңа шул жетоннарга

Бүләкләр эләгәчәк.

                          Каримов Айнур

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 124 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Без укыйбыз, без язабыз

Икеле дә алабыз.

Кайсыбердә бишлене дә

Эләктереп куябыз.

Дүртлегә көчебез җитми,

Тартып, сузып алабыз.

Өчлегә ис тә китми,

Аны көндә алабыз.

                          Каримов Айнур

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 153 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Кояш балкый күк йөзендә,

8 нче Март бүген!

Әни дә бит кояш кебек

Яктырта өйнең түрен!

                    Габдрахимова Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 160 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Мин мәчемне яратам,

Яратам җырларын да,

Биюве дә начар түгел

Кулыңда азык булса.

Уйный һәм йөгерә,

Оста тычканнар тота.

Бер тычканны тотып алса,

Уйнатырга ярата.

                         Габдрахимова Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 126 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Туган илем,

Туган җирем!

Мәңгегә бетмәс җырым!

Моңлы җыр булып күңелдә,

Мәңгегә торып калдың...

И,  газиз, туган ягым!

            Габдрахимова Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 143 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Миләш утыртты

Өй артына Миләүшә.

Кыш җиткәч ул миләшләрне

Кошчыкларга өләшә.

                                                  Ахунова Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 129 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Песи, песи, песикәй,

Үзе матур бәләкәй.

Күзләренә карап торсаң,

Уйныйсы килә башлый.

Сөтне көндә эчерәм,

Матур күлмәк кидерәм.

Эчкән саен үсә бара, йөзләре бик үзгәрә.

                            Ахунова Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 145 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Бу көннәргә кадәрле мин

Яшәдем бер кайгысыз.

Көзнең бер суык җилендә

Очтым, сизми калдыгыз.

 

Мин сәлам дә әйтәлмәдем,

Суык җил бик тиз иде.

Мин көчле булалмасам да,

Җил мине җәлләмәде.

 

Җир шары буйлап очтым мин,

Бик күп чакрымнар үттем.

Лүкин аерылган яфрак,

Мин генә түгел идем.

                 Хакимов Рудик

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 89 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Һәрбер кеше белә аны,

Иң матур безнең мәктәп!

Читтән килгән кешеләр дә

Гел сөйли аны мактап!

 

Мактамаслыкмени аны

Чәчәк кебек ул бетеп.

Унберне бетеп чыкканнар

Онытмый аны, китеп.

 

Яратам мин мәктәбемне,

Үземнеҗ өем итеп.

Аны һәрбер бала-чага

Яратадыр нык итеп.

         Хакимов Рудик

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 116 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Кыш килә, кар ява.

Ябалак кар ява.

Ул тауны, агачларны,

Кырларны, урманнарны

Ап-ак төскә киендерә,

Җир шарын ямьлендерә.

                     Латыпова Миляуша

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 117 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Кыш бабай, Кыш бабай,

Нигә синдә ак сакал?

Әллә безгә килгәндә,

Салкын тиде үзеңә.

               Латыпова Миляуша

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 116 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Салкын кыш килде,

Агачларга бәс кунды.

Елгаларны боз каплап,

Елның салкыны килде.

Салкын җилләр исә,

Буран котыра,

Ә минем энем

өйдә утыра.

                  Латыпова Миляуша

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 115 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Без барабыз урманга,

Җиләк – җимеш җыярга.

Агачтагы яфракларга

Сокланып бер карарга.

Җәйге урман шундый матур,

Сайрый анда сандугач...

Чишмә суы челтерәп ага,

Тирә-як чиста булгач.

                   Сафина Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 143 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Тәшеп киттеме биергә,

Орчыктай бөтерелә,

Ак чәчкәдәй ап-ак карлар,

Артыннан өерелә.

 

Кет-кет көлеп читтән генә,

Карап тора  Кыш бабай.

Минем кызым -  Карсылуым,

Оста бии, ди, шулай.

 

Чыршы әйләнәсендә бии,

Тиен, бүре, куяннар.

Карсылуга ияргәннәр,

Кыйланчык клоуннар.

              Сафина Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 156 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Карап торам менә тәрәз аша,

Шау - гөр килгән бала – чагага.

Уем белән үзем әллә кайда,

Кереп китәм яңа гасырга.

Яңа гасыр ниләр алып килер?

Матур  туннар, матур күлмәкләр,

Гөрләп торыр яңа машиналар,

Икмәк белән тулы табыннар.

Дошманнар да бетәр бу гасырда,

Кан коюлар булмас дөньяда.

Ата  - улны, инә  - кызны белми дигән,

Уйлар йөрмәс безнең башларда.

Бәхет өчен бик күп кирәкми бит,

Тамчы гына булсын рәхәте...

Яңа гасыр миңа шуны бирсә,

Мин бит аңа мең-мең рәхмәтле!

                      Хәкимова Регина

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 134 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Урман эченә кергәч,

Матур чәчәкләр күрәм.

Якты кояш нурында,

Җиләкләр кызып пешкән.

                         Хәкимова Регина

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 102 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Песи, песи, песикәем,

Минем якын дускаем!

Синең белән генә мин,

Бөтен эшне эшләдем.

 

Көн дә иртән иртүк торып,

Сиңа ашарга салам.

Мәктәпкә китер алдыннан,

Синең белән саубуллашам...

                       Хәкимова Регина

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 113 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)

Туган ягым!

Туып үскән җирем-

Иксез-чиксез болыннар,

Калын-калын урманнар,

Челтерәп аккан чишмәләр,

Тирән сулы елгалар.

Биек-биек тауларың,

Сихри моңлы күлләрең,

Зифа буйлы кызларың,

Уңган куллы улларың...

Матурлыкка, гүзәллеккә

Бай минем туган ягым!

                    Гәбдрәхимова Лилия

Категория: Шигырьләр | Просмотров: 138 | Добавил: gimnaz-gats | Дата: 07.02.2017 | Комментарии (0)